Онлайн трансляция

Свернуть

Республика әһәмияте өчен төп очрашу: Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов нинди мәсьәләләргә тукталган?

Республика әһәмияте өчен төп очрашу: Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов нинди мәсьәләләргә тукталган?

https://tnv.ru

10 Март 2025, 11:45

26

0

Республика әһәмияте өчен төп очрашу: Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов нинди мәсьәләләргә тукталган?
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән 2010 нчы елдан җитәкчелек итә. Төбәк һәм федераль дәрәҗәдә аңа ышаныч зур. Республика рәисенең нәтиҗәле эшләүче җитәкче, сәясәтче булуы турында Владимир Путин еш әйтә. Бу очрашу да җылы узды, әңгәмә барышында Владимир Путин даими рәвештә Татарстанга мактау сүзләрен җиткерде. Казанышларны билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнехановның идарә алымы - социаль-икътисади үсеш принциплары һәм халыкның яшәү шартларын яхшыртуга нигезләнгән. Ул Россиянең стратегик бурычлары белән тәңгәл. Рәис җитәкчелегендә республика Россия һәм ислам дөньясы арасында күпер салучы буларак үз позицияләрен тагын да ныгытты. Ә Казан халыкара вакыйгаларны кабул итә торган дәрәҗәле мәйданга әверелде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар