https://tnv.ru
01 Апрель 2025, 10:14
409
0

Россия Президенты Владимир Путин 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге, запаста булмаган һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 160 000 кешене хәрби хезмәткә язгы чакыру турындагы указга кул куйды.
Язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2024 елда язгы чакырылыш 150 000 кешегә кагылган иде, 2023 елда - 147 000 кешегә, 2022 елда - 134 500 кешегә.
Саннарның үсеше Владимир Путинның Россия армиясе санын этаплап арттыру турындагы указларын гамәлгә ашыру белән бәйле. 2022 ел башында Россиядә 1 млнга якын хәрби хезмәткәр булган. Өч ел дәвамында штат санын 1,5 млн якын кешегә кадәр күтәрделәр.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0