Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов "Гадел Россия - Дөреслек өчен" партиясе рәисе Сергей Миронов белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов "Гадел Россия - Дөреслек өчен" партиясе рәисе Сергей Миронов белән очрашты

https://tnv.ru

11 Апрель 2025, 17:58

50

0

Рөстәм Миңнеханов "Гадел Россия - Дөреслек өчен" партиясе рәисе Сергей Миронов белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Рәис сайлауларында катнашырга теләсә, "Гадел Россия - Дөреслек өчен" партиясе аны тулысынча хуплаячак һәм үз кандидатларын тәкъдим итмәячәк. Бу хакта фирка рәисе Сергей Миронов Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде. 

Ул бүген эшлекле сәфәр белән Казанга килде. Партия башлыгы Татарстанның югары социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләрен билгеләп үтте. Һәм бу иң беренче чиратта, аның Рәисе - Рөстәм Миңнехановның шәхси казанышы, ди ул. Моннан тыш, республика җитәкчлегенә җирле үзидарәләр мәсьәләсендә ныклы позициясе өчен рәхмәтен җиткерде. Сүз авыл җирлекләрен саклап калу турында бара. Безнең партия Татарстанның бу тәкъдимен яклап чыкты, ди Сергей Миронов.   

Сергей Миронов бүген "Гадел Россия - Дөреслек өчен" партиясенең Татарстандагы активы белән очрашты. Хәзер республикада аның 50 җирле бүлеге бар, 4 меңгә якын әгъза теркәлгән. Фирка вәкилләре җирле депутатлар сайлауларында актив катнашырга җыена. Тавыш бирү сентябрь аенда узачак.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар