https://tnv.ru
15 Май 2025, 12:10
45
0

Кичә Казанның Мәрҗани мәчетендә Алмаз Әхмәтшин белән хушлаштылар. Ул Татарстан үсешенә зур өлеш керткән шәхес. 5 ел дәвамында Нурлат районын җитәкләде, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары булып эшләде.
Соңгы ике елда Смоленск өлкәсе губернаторының беренче урынбасары вазифасын башкара. Зур казанышлары өчен хәзер аны бу өлкәнең иң югары бүләгенә тәкъдим итәргә җыеналар. Алмаз Әхмәтшинның гомере 58 яшендә өзелде. "Әле эшлисе эшләре, куйган максатлары, хыяллары күп иде" ди аны якыннан белүчеләр. Хушлашу мәрәсименнән Инзилә Хөсәенова репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0