https://tnv.ru
29 Май 2025, 14:47
106
0

РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдергәнчә, Президент ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкчелегендәге Россия делегациясе 2 июньдә Истанбулда Украина ягына кризисның беренче сәбәпләрен җайга салуның барлык төп мәсьәләләре буенча Россия позициясе язылган меморандумны тәкъдим итәргә ниятли, дип хәбәр итә ТАСС.
Лавров сүзләренчә, Россия ягы кыска вакыт эчендә документ әзерләгән.
Делегация әлеге меморандумны Украина вәкилләренә тәкъдим итәргә һәм Истанбулда 2 июньгә билгеләнгән турыдан-туры сөйләшүләрнең икенче раунды барышында кирәкле аңлатмалар бирергә әзер.
Фото: МИД Турции

Бүлешергә
Комментарии 0