https://tnv.ru
29 Май 2025, 17:11
138
0

Дәүләт Советы Татарстан Рәисен сайлау көнен 14 сентябрьгә билгеләргә тәкъдим итте. Карар парламентның киләсе утырышында кабул ителәчәк.
Быел, сентябрь аенда Татарстан Рәисе вәкаләтләренең срогы чыга.
14 сентябрь - Россиядә бердәм тавыш бирү көне. Сайлау көнен билгеләгәннән соң, кандидатларны тәкъдим итү һәм сайлап алу кампаниясе башлана. Рәис вазыйфасына Россиядә даими яшәүче гражданнар гына дәгъвә кыла ала. Шулай ук кандидатка 30 яшь булырга тиеш.
Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0