Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров белән очрашты

https://tnv.ru

05 Июнь 2025, 17:10

48

0

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров белән очрашты

Татарстан галимнәре Кар барслары геномын өйрәнү һәм аларның биологик банкын булдыру өчен проектлар эшләп чыгырган. Әлеге өйрәнүләр бик аз санда калган хайваннарны саклауга ярдәм итәргә тиеш. 

Бу хакта бүген Кыргызстанда фикер алыштылар. Биредә ирбислар яши торган 12 ил вәкиле җыелып сөйләште. Кар барсларын һәм экосистемаларны саклау буенча Глобаль программаның идарә комитеты утырышында Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Ак барс - татар халкының борынгы символы. Рәис кушуы буенча Алтайда ирбисларны үрчетү өчен махсус үзәк ачылган. Әлеге эшне Кыргызстан Президенты бүген аерым билгеләп үтте. Очрашуда тагын нинди фикерләр яңгырый? Сәфәр барышы хакында бүген "Татарстан хәбәрләре" репортажыннан белә аласыз.

Фото: rais.tatarstan.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар