Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан «Бердәм Россия»се ТР Рәисе сайлауларына Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте

Татарстан «Бердәм Россия»се ТР Рәисе сайлауларына Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте

https://tnv.ru

16 Июнь 2025, 14:52

62

0

Татарстан «Бердәм Россия»се ТР Рәисе сайлауларына Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте
Бүген «Бердәм Россия» төбәк сәяси советы президиумы Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына кандидатурасын хуплады. Утырыш Универсиада Авылында узды.

«Бердәм Россия»нең беренчел тавыш бирүендә ике кандидат катнашты: Рөстәм Миңнеханов һәм сенатор Александр Терентьев. Бердәмроссиялеләр Миңнеханов кандидатурасын бертавыштан хупладылар.

Хәзер бу карарны федераль партия үзәгендә тәкъдим итәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, узган атнада Дәүләт Советы көзге сайлаулар датасын 14 сентябрьгә раслады.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар