https://tnv.ru
17 Июнь 2025, 12:00
"Бердәм Россия" партиясенең төбәк сәяси советы президиумы әгъзалары Татарстан Рәисе вазыйфасына - тәкъдим итү өчен Рөстәм Миңнехановның кандидатурасын хуплады.
Алдан тавыш бирүдә катнашучы ике кандидат: Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сенаторы Александр Терентьев - бүген партия тарафдарлары белән очраштылар. Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, Республикада тормышка ашырыла торган барлык программа-проектлар дәвам итәчәк. Алар халыкның яшәү дәрәҗәсендә чагылыш таба.
Бу алдагы 5 елга да төп максат. Моннан тыш, коммуналь инфраструктураны яңарту бурычы тора. СВОда катнашучыларга ярдәм беренчел бурыч булып кала, диде ул. Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0