Онлайн трансляция

Свернуть

Сайлау кампаниясе: тәкъдим ителгән беренче кандидат һәм мәсьәләгә халыкчан караш

Сайлау кампаниясе: тәкъдим ителгән беренче кандидат һәм мәсьәләгә халыкчан караш

https://tnv.ru

23 Июнь 2025, 17:02

Дүшәмбе көнне «Бердәм Россия"нең төбәк сәяси советы президиумы, сентябрьдә булачак сайлауга — Татарстан Рәисе вазыйфасына тәкъдим итү өчен кандидатлыкка Рөстәм Миңнехановны хуплады. Хәзер аны Мәскәүдә - партиянең Генераль советында килештерергә кирәк. Шуннан соң, яңа атнада Бердәм Россиянең Казандагы конференциясендә тәкдим итәргә җыеналар.

Без соңгы ике атнада — зур сайлау кампаниясе буенча, беренче мөһим адымнарны күрәбез. Татарстан Рәисен сайлау — алдагы 5 елга Татарстан үсеше өчен стратегик әһәмияткә ия вакыйга. Партия утырышында катнашучылар бердәм карар кабул итте. Мин аны халыкчан карар дияр идем. Чөнки Рөстәм Миңнехановның халык арасында абруе зур, Россиядә ул дәрәҗәле җитәкче санала. Татарстанның хәзерге казанышлары — моңарчы Рәис сайлаган үсеш юлының һәм Республика барган юлның нәтиҗәсе.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар