Онлайн трансляция

Свернуть

Михаил Мишустин һәм Рөстәм Миңнеханов ИННОПРОМ күргәзмәсендә Татарстан стендын карадылар

Михаил Мишустин һәм Рөстәм Миңнеханов ИННОПРОМ күргәзмәсендә Татарстан стендын карадылар

https://tnv.ru

09 Июль 2025, 10:00

Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин Екатеринбургта ИННОПРОМ халыкара күргәзмәсендә Татарстан стендын карады. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде, дип яза Рәис матбугат хезмәте.

Россия Премьер-министры республика җитәкчелегенең сәнәгатьне үстерү өлкәсендәге эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә югары бәя бирде. "Мин сезне котларга телим! Мин Татарстанда сәнәгатькә ничек карауларын беләм. "Алабуга" МИЗ бүген искиткеч нәтиҗә күрсәтә", - дип ассызыклады Михаил Мишустин.

Аерым алганда, Хөкүмәт Рәисенә яңа Sollers SP7 минивэнын күрсәттеләр. JAC RF8 моделе нигезендә эшләнгән автомобильләр салонның ике конфигурациясендә булачак: ике һәм өч рәт утыргычлы.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар