Онлайн трансляция

Свернуть

Дәүләт Советы сессиясе утырышында депутатлар тел сәясәтенә кагылышлы федераль тәкъдимгә карата фикерләрен җиткерде

Дәүләт Советы сессиясе утырышында депутатлар тел сәясәтенә кагылышлы федераль тәкъдимгә карата фикерләрен җиткерде

https://tnv.ru

18 Июль 2025, 11:16

70

0

“Күп милләтле Россиядә туган тел бер генә була алмый. Татар, чуваш, удмурт, якутныкын кая куясы? Аларның ниндидер исемсез һәм мәгънәсез төшенчә булып калырга хакы юк!”

Кичә Дәүләт Советы сессиясе утырышында депутатлар тел сәясәтенә кагылышлы федераль тәкъдимгә карата шундый фикерләрен җиткерде.

Беренче сентябрдән илнең Мәгариф министрлыгы - мәктәп программасында “туган тел ” предметын “Россиядә яшәүче халыкларның теле” дигәненә алыштырмакчы. Моннан тыш, башлангыч сыйныфларда туган тел сәгатьләре кыскарачак.

Иң аянычы, бу карарлар “яшерен төстә” - төбәкләр белән фикер алышмыйча, кабул ителгән, ди депутатлар. Парламенттан Люция Нотфуллина репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар