Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төрекмәнстанга барган

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төрекмәнстанга барган

https://tnv.ru

05 Август 2025, 11:01

73

0

Кичә кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде, дип хәбәр итә Рәис матбугат хезмәте.

Бүген Төркмәнбашы шәһәренең «Аваза» конгресс - үзәгендә ул БМОның диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча өченче конференциясендә катнаша. Татарстан Республикасы Рәисе Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев җитәкләгән Россия Федерациясе делегациясе составына керә.

Төркмәнстанда конференциянең төп темасы – «Партнерлык аша прогрессны алга җибәрү». Форумның төп максаты - диңгезгә чыгу юлы булмаган илләрнең проблемаларын интеграцияләүгә ярдәм итү стратегиясен эшләү өчен дөнья лидерлары, БМО башлыклары, җитәкчеләр һәм инвесторлар, активистлар һәм башка затлар белән югары дәрәҗәдә хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирү.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар