Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Малайзия короле Солтан Ибраһим белән очрашу уздырды

Рөстәм Миңнеханов Малайзия короле Солтан Ибраһим белән очрашу уздырды

https://tnv.ru

08 Август 2025, 17:46

35

0

Рөстәм Миңнеханов Малайзия короле Солтан Ибраһим белән очрашу уздырды

Казанга бүген беренче тапкыр Малайзия короле Солтан Ибраһим килде. Халыкара аэропортта аны Республика Рәисе каршы ала. Югары Хәким Татарстанда гына түгел, гомумән Россиядә тәүге мәртәбә.

 Рәсми сәфәр 6 көн дәвам итәчәк. Шуның икесен Солтан Ибраһим Казанда уздырачак. Корольнең бу визитын тарихи, дип атыйлар. 1967 нче елда дипломатик мөнәсәбәтләр урнашканнан соң бу дәүләт башлыгының Россиягә беренче килүе. Ул Мәскәүдә Владимир Путин белән сөйләшүләр үткәрде. 

Бүген республика Рәисе белән очрашты. Татарстан белән Малайзия арасында элемтәләрне Минтимер Шәймиев урнаштыра. Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекне ныгыту юнәлешендә актив эш алып бара.

Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә карагыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар