https://tnv.ru
11 Август 2025, 10:58
28
0

Казанга Малайзия короле Солтан Ибраһим Искәндәр килде. Халыкара аэропортта аны Республика Рәисе каршы ала. Югары Хәким Татарстанда гына түгел, гомумән Россиядә тәүге мәртәбә.
Безнең илдә ул алты көн булачак, шуларның икесен Татарстанда уздырырга планлаштыра. Корольнең бу визитын тарихи, дип атыйлар. 1967 нче елда Россия белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылган, әмма әлеге дәүләт башлыкларының Россиягә килгәне булмый.
Кунакны Республика Рәисе кабул итте. Ә багланышларның тарихы Минтимер Шәймиевтән үк башланган иде. Бер елда Малайзиядән ике җитәкченең Татарстанга килүе - безнең Республикага булган игътибарны раслый. Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0