https://tnv.ru
13 Август 2025, 11:20
39
0

Казанда 3нче тапкыр узачак "РОСТКИ" Кытай-Россия форумына әзерләнәләр. Барлыгы 32 илдән һәм Россиянең 59 төбәгеннән 10 меңнән артык катнашучы инде теркәлгән.
Форумга Кытайның 7 провинциясеннән 11 рәсми делегациясе дә киләчәк. Рәсми ачылыш 18нче августка билгеләнгән. Ике көн дәвамында төрле эшлекле вакыйгалар, пленар утырышлар, тәҗрибә уртаклашу, килешүләр төзү каралган.
Моннан тыш, кытай сабан туе, спорт ярышлары да үткәреләчәк. Хезмәттәшлекне ныгыту мәйданыннан быел ни көтәргә? Тулырак Эльмира Имамиева репортажында.
Бүлешергә
Комментарии 0