Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнехановка Лаеш районында “Нармонка яшелчәләре” дигән проектны тәкъдим иттеләр

Рөстәм Миңнехановка Лаеш районында “Нармонка яшелчәләре” дигән проектны тәкъдим иттеләр

https://tnv.ru

18 Август 2025, 09:13

Алар Республиканың күпчелек халкын яшелчәләр белән тәэмин итә һәм мөмкинлекләрне тагын да арттырмакчылар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Лаеш районында “Нармонка яшелчәләре” дигән проектны тәкъдим иттеләр. 

Әлеге инвестиция проекты 3 ел дәвамында тормышка ашырыла. Алар бәрәңге мәйданнарын 800 гектарга җиткерергә планлаштыра, шуларның дүрттән бер өлеше ачык һавада үстереләчәк. Яңа 26 эш урыны булдырыла. Бүген Рәиснең эш сәфәре тулысынча авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган иде.

 Ул шәхси хуҗалыкларда терлекнең аз булуына игътибар итте һәм балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү мәсәләсенә тукталдылар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар