https://tnv.ru
22 Август 2025, 11:40
81
0

Татарстан бу көннәрдә халыкара һәм бөтен Россия вакыйгалар үзәгенә әйләнде. Кичә Казанда илнең "Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше" форумы узды.
Республикага Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин килде. Гомумән, Татарстанда ил Хөкүмәтенең төзелеш блогы вице-премьерлары, министрлары эшли.
Быел форумның юбилее һәм аның бездә узуы юкка түгел. Нәкъ 10 ел элек Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча зур программа башланган иде. Бүген безнең тәҗрибәне төбәкләрдән килеп өйрәнәләр. Бу эшчәнлеккә Михаил Мишустин нинди бәя бирде? Кайларга барды һәм нәрсә күрде? Аның эш программасын Инзилә Хөсәенова күзәтте.
Бүлешергә
Комментарии 0