Онлайн трансляция

Свернуть

Республика Рәисе вазифасына кемнәр дәгъвә итә?

Республика Рәисе вазифасына кемнәр дәгъвә итә?

https://tnv.ru

09 Сентябрь 2025, 12:10

54

0

14 сентябрьдә Татарстан халкы тарихи вакыйгада катнашачак - беренче тапкыр Республика Рәисен сайлыйбыз. Моңарчы без Президент вазыйфасы өчен тавыш бирдек. Киләчәкне билгеләү өчен сайлау участокларында 3 миллионга якын кешене көтәләр. 

Югары вазифага бүген кемнәр дәгъвә итә? Тулырак мәглүматны Алия Сабирова әзерләде.

"Бердәм Россия" партиясе кандидат буларак Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте. Ул Татарстанның хәзерге җитәкчесе. Республика белән 2010нчы елдан идарә итә. Башта Биектау районын, аннары финанс министрлыгын, Хөкүмәтне җитәкләгән. Рөстәм Миңнеханов "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме, шулай ук Россия Дәүләт Советының "Яшәү өчен инфраструкта" юнәлеше буенча комиссиясе рәисе.

КПРФтан - Хафиз Миргалимов Рәис булырга дәгъва кына. Белеме буенча фәнни коммунизм укытучысы. Төрле оешмаларда эшләгән. Трест сәркатибе һәм икътисадчы була. 2004нче елдан - Татарстанда КПРФның лидеры, Дәүләт Советы депутаты. Берничә сайлау кампаниясендә, шул исәптән Президент сайлавында катнашкан.

"Россия пенсионерларЫНЫҢ социаль гаделлек өчен партиясе"ннән Виталий Смирнов кандидат. Белеме буенча радиофизик. Җитештерү һәм финанс оешмаларын җитәкләгән, авыл җирлеге депутаты була. Партиянең төбәк бүлеге белән 13 елга якын идарә итә.

ЛДПРдан кандидат булып Руслан Йосыпов катнаша. Белеме буенча инженер һәм юрист. Бизнеста, шул исәптән, пассажирлар ташу өлкәсендә эшләгән. Казан шәһәре Думасының элеккеге, Дәүләт Советының гамәлдәге депутаты. Республика җитәкчесе булырга икенче тапкыр омтылуы. Ул 2015нче елдагы сайлауда катнашкан була.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар