https://tnv.ru
10 Сентябрь 2025, 17:08
Галиәсгар Камал театры труппасы элеккеге бинада соңгы спектаклен уйнады. Алар легендар әсәр - Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре"н сайлаган.
Бу сәхнәдә 40 елга якын спектакльләр тынып тормаган. Иртәгәдән артистлар тулысынча яңа бинага күченә. Бүгенге саубуллашу кичәсе Камалның танылган артисткасы - Наилә Ибраһимованың 80 яшьлек юбилее белән туры килде.
Тарихи мизгелләр - Инзилә Хөсәенова репортажында.
Бүлешергә
Комментарии 0