https://tnv.ru
14 Сентябрь 2025, 10:45
24
0

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлауда тавыш бирде. Казанның Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116нчы лицейда урнашкан сайлау участогына парламент спикеры тормыш иптәше белән килде.
"Кәеф яхшы, бүген көн матур, кояшлы. Республика Рәисен сайлау буенча да, муниципаль депутатларны сайлау буенча да агитация кампаниясе бик актив узды", - дип җиткерде Фәрит Мөхәммәтшин сүзләрен "Татар-информ" агентлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Исегезгә төшерәбез, 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлыйлар. ТР Үзәк сайлау комиссиясе бу постка дүрт кандидатны теркәде: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”ннән Виталий Смирнов һәм “Бердәм Россия”дән Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар уза.
08:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында "Мин яратам сине, Татарстан"телемарафоны бара. Студиябез 150гә якын татарстанлыны кунак итәчәк.
Туры эфирда 11 iPhone 16 смартфоны һәм ике Sollers ST8 автомобиле җиңүчеләрен игълан итәчәкләр. Җиңүчеләрне һәр сәгать саен игълан итәчәкләр. Беренче автомобильне 12:00 сәгатьтә уйнаталар, икенчесе - 20:00 сәгатьтә. "Ак Барс" - "Металлург" матчы барышында iPhone 16 смартфоны җиңүчесе тәнәфес вакытында һәм матч беткәч билгеле булачак.
Бүлешергә
Комментарии 0