Онлайн трансляция

Свернуть

18:00 сәгатькә Татарстанда 66,5% кеше тавыш биргән

18:00 сәгатькә Татарстанда 66,5% кеше тавыш биргән

https://tnv.ru

14 Сентябрь 2025, 19:02

11

0

18:00 сәгатькә Татарстанда 66,5% кеше тавыш биргән
"Сайлаулар" ГАС системасы мәгълүматлары буенча 18:00гә Татарстан сайлаучыларының катнашуы гомуми саннан 66,5% тәшкил итте. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Исегезгә төшерәбез, 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлыйлар. ТР Үзәк сайлау комиссиясе бу постка дүрт кандидатны теркәде: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”ннән Виталий Смирнов һәм “Бердәм Россия”дән Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар уза.

08:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында "Мин яратам сине, Татарстан"телемарафоны бара. Студиябез 150гә якын татарстанлыны кунак итәчәк.

Туры эфирда 11 iPhone 16 смартфоны һәм ике Sollers ST8 автомобиле җиңүчеләрен игълан итәчәкләр. Җиңүчеләрне һәр сәгать саен игълан итәчәкләр. Беренче автомобильне 12:00 сәгатьтә уйнаталар, икенчесе - 21:30 сәгатьтә. "Ак Барс" - "Металлург" матчы барышында iPhone 16 смартфоны җиңүчесе тәнәфес вакытында һәм матч беткәч билгеле булачак. 



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар