https://tnv.ru
15 Сентябрь 2025, 11:48
18
0

Cайлауда Рәис вазифасына кандидат булып баручылар кайсы участокларда тавыш бирде - бу хакта Радик Гыймаев күзәтүендә.
ЛДПРдан кандидат Руслан Йосыпов Казанның 330нчы сайлау участогына беркетелгән. 42нче мәктәпкә халык күп җыелган вакытта керде - шуңа күрә аңа хәтта бераз чират торырга да туры килә.
КПРФтан Хафиз Миргалимов та Рәислеккә кандидат. Ул бүген 155нче мәктәпкә килде. Башта комиссия әгъзаларының кәефен белеште. 3 бюллетень алып, тавыш биреп, аларны тартмаларга салды.
Россия пенсионерларының социаль гаделлек өчен партиясе»нән Виталий Смирнов 232нче участокка беркетелгән. Бүген гражданлык бурычын үтәргә ул хатыны белән килде.
Бүлешергә
Комментарии 0