Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә узачак

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә узачак

https://tnv.ru

16 Сентябрь 2025, 15:41

35

0

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә узачак
Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителгән.

Инаугурациянең туры трансляциясе "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында узачак. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов ТР Рәисе сайлауларында җиңү яулады. Аның өчен 88,09% сайлаучы тавыш биргән.

Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы дәрәҗәле кунаклар катнашында уздырыла.

Фото: rais.tatarstan.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар