https://tnv.ru
16 Октябрь 2025, 16:01
38
0

Иртәгә Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасын җиткерәчәк. Үз чыгышында Рәис - республика торышы, аның икътисадый күрсәткечләре, сәнәгатьтәге вәзгыять, социаль сәясәт турында сөйли.
Юллама традиция буенча Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында булачак. Анда 670 кеше чакырулы - бу дәүләт органнары, предприятие, иҗтимагый оешма җитәкчеләре. Ягъни юлламада яңгыраган бурычларны тормышка ашырырга тиешле кешеләр.
Безнең телеканал 10:00 сәгатьтә турыдан-туры трансляцияне алып барачак.
Бүлешергә
Комментарии 0