Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кытайга килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кытайга килде

https://tnv.ru

13 Ноябрь 2025, 16:08

16

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кытайга килде

Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Кытайда. Аның быел бирегә инде икенче тапкыр баруы. Моңа кадәр апрель аенда булган иде.

Бу юлы Татарстан Рәисе әлеге илнең иң зур технологик үзәге - Чжэнц-зян провинциясенә сәфәр кыла. Ул - сәнәгать предприятиеләре саны буенча беренче урында торучы төбәк. Әйтик, биредә Рөстәм Миңнехановка технологик яктан алгарыш булып саналучы автомобильне тәкъдим иттеләр. Анда руль белән идарә итүдә механика түгел, ә электрон система кулланыла. 

Автомобиль сәнәгатендәге алдынгы технологияләр һәм башка өлкәдәге хезмәттәшлек юллары турында киләсе репортажда.

Кытайга килүгә Рөстәм Миңнеханов Чжэнц-зян провинциясе губернаторы урынбасары Лу Шан белән очрашты. Ул - икътисад һәм сәнәгать үсеше ягыннан иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Ә башкаласы - Ханч-жоу шәһәре мең еллык тарихы булган кала. Шулай ук инновацияле икътисады белән дан тота. Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Кытай белән Россиянең бүген иң тыгыз хезмәттәшлек иткән чоры. Һәм Татарстан аларны үстерүгә үз өлешен кертә.

Бу хакта тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә карагыз. 

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар