Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә яңа "Кайгырту йорты"нда булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә яңа "Кайгырту йорты"нда булды

https://tnv.ru

19 Ноябрь 2025, 17:18

9

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә яңа "Кайгырту йорты"нда булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев белән Яшел Үзәндә эш сәфәре кысаларында өлкәннәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яңа «Кайгырту йорты»нда булды. Бу хакта Рәис матбугат хезмәте хәбәр итә.

Махсуслаштырылган интернат-йортны быел октябрь аенда «Гаилә» илкүл проектының «Өлкән буын» федераль программасы кысаларында ачканнар. Финанслауның гомуми күләме 854 млн сум тәшкил итә, шуның 607 млн сумы - федераль бюджеттан һәм 247 млн сумы - республика бюджетыннан. Бинаның гомуми мәйданы - 8,6 мең квадрат метр.

Рөстәм Миңнеханов учреждениегә кирәкле транспорт алу өчен сертификат тапшырган.

Учреждение 120 урынга исәпләнгән. Биредә барлык шартлар да тудырылган: уңайлы бүлмәләр, иҗат остаханәләре, китапханә һәм заманча массаж кабинетлары. Дәвалау физкультурасы һәм физиотерапия залы заманча тернәкләндерү җайланмалары белән җиһазландырылган. Өлкәннәрне һәм инвалидларны табиблар, шәфкать туташлары һәм социаль хезмәткәрләр карый. Шулай ук аларга ихтыярыйлар - «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре ярдәм итә.

Республика Рәисе «Кайгырту йорты»нда яшәүчеләр белән аралашкан, торак блогын, ял итү бүлмәләрен, медицина блогын, кабул итү-карантин бүлеген, җитештерү бүлмәләре булган ашханәне һәм аш бүлмәсен караган.

Фото: Марсель Бадыкшин, rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар