https://tnv.ru
12 Декабрь 2025, 11:21
6
0

Татарстанда - Россиянең милли сәясәт буенча яңа дәүләт стратегиясен ничек тормышка ашырырга җыеналар? Бу хакта Казан Кремлдә сөйләштеләр.
Монда зур составта Рәис каршындагы Милли мәсьәләләр Советының утырышы узды. Анда министрлар, район башлыклары, депутатлар, иҗтимагый оешма вәкилләре катнаша. Стратегияне үтәү өчен эш планын төзергә кирәк. Яңа бурычлар Республиканың үз милли сәясәт концепциясенә дә үзгәреш таләп итә. “Безгә Россия старатегиясе буенча, рус телен саклау һәм үстерү бурычын үтәү өчен чара күрергә кирәк.
Шул ук вакытта татар телен, мәдәниятен һәм башка халыкларның телләрен саклау өчен эшне дәвам итәргә”, диде Рөстәм Миңнеханов. Алия Сабирова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0