https://tnv.ru
27 Февраль 2026, 09:50
4
0

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның иртәсе гадәттәгечә эш киңәшмәләреннән түгел, ә «космик» масштаблардан башланды.
Татарстан җитәкчесе эш сәфәре белән Амур өлкәсенә килде һәм иң беренче булып «Восточный» космодромына юл тотты. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Искәртик, «Восточный» — Россиянең иң зур космик объектларының берсе. Космодром мәйданы якынча 700 квадрат километр тәшкил итә.
"Космодром хезмәткәрләренә җаваплы һәм катлаулы, шул ук вакытта ил өчен бик тә мөһим эшләрендә уңышлар телим!" — дип язды Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә.
Видео: t.me/galimovatatarstan
Фото: t.me/rustamminnikhanov

Бүлешергә
Комментарии 0