https://tnv.ru
17 Март 2026, 10:10
656
0

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче чакырылыштагы 19 нчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин парламент рәисе вазифасыннан вакытыннан алда китүе турында белдерде. Ул бу вазифада 30 елга якын эшләде.
Чыгышы вакытында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул озак еллар аның командасында эшләү мөмкинлеге булуын билгеләп үтте.
Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы скриншоты
Бүлешергә
Комментарии 0