https://tnv.ru
17 Март 2026, 10:50
10
0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә орденын тапшырды. Бүләкләү Татарстан Дәүләт Советының җиденче чакырылыштагы 19 нчы утырышында узды.
Югары дәүләт бүләге Фәрит Мөхәммәтшинга Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә һәм актив закон чыгару эшчәнлегенә керткән зур өлеше өчен бирелде.
Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм тормышында якын кешеләренең ролен билгеләп үтте. Ул үзенә шундый хезмәттәшләр, гаилә һәм республика җитәкчеләре белән эшләү насыйп булуын зур бәхет дип атады.
Исегезгә төшерәбез, бүген Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан вакытыннан алда китүе турында белдерде.
Фото: gossov.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0