https://tnv.ru
17 Март 2026, 11:33
36
0

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды. Әлеге карар бүген парламентның җиденче чакырылыштагы 19 нчы утырышында кабул ителде.
Исегезгә төшерәбез, шул ук утырышта Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан вакытыннан алда китүе турында игълан итте.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте аңлатканча, бу исем парламентның элекке рәисенең тәҗрибәсен һәм белемнәрен алга таба да файдалану өчен кертелә.
Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе парламент эшчәнлегендә катнаша ала: ул Дәүләт Советы һәм президиум утырышларында катнашу, үз тәкъдимнәрен кертү хокукына ия.
Шулай ук утырышта парламент рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп рәис урынбасары Марат Әхмәтов билгеләнде.
Фото: tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0