Онлайн трансляция

Свернуть

Тарихи борылыш! Дәүләт Советында Фәрит Мөхәммәтшин чоры тәмамланды | Адымнар

Тарихи борылыш! Дәүләт Советында Фәрит Мөхәммәтшин чоры тәмамланды | Адымнар

https://tnv.ru

24 Март 2026, 09:30

28

0

Тарихи борылыш! Дәүләт Советында Фәрит Мөхәммәтшин чоры тәмамланды | Адымнар
Узган атнада Татарстанның сәяси тормышында җитди вакыйга булды һәм без аның шахитләре идек. Фәрит Мөхәммәтшин 34 ел эшләгәннән соң Дәүләт Советы рәисе вазыйфасыннан китте. Бер яктан, бу яңалык түгел дә кебек. Чөнки моңарчы да имеш-мимешләр аны берничә тапкыр пенсиягә озаткалады. Икенчедән, шуны аңларга кирәк: бу - мөһим үзгәреш. Чөнки бер урында һәм шундый җаваплы урында өч дистә ел эшләгән шәхеснең китүе - Республиканың сәяси тормышындагы хәлгә алга таба йогынты ясаячак. Без күнеккән сәяси сезон - гадәттә көзен башлана. Ә менә бу атнада Фәрит Мөхәммәтшинның карары - язны һәм җәйне дә интригалы итәргә мөмкин. Чөнки сораулар калды. Ни өчен Марат Әхмәтов вакытлыча билгеләнде? Бу вазыйфага башка кандидатлар караламы? Карала икән, көзен узачак Дума сайлаулары фонында сәяси тормыш ничек кайнаячак?

Фәрит Мөхәммәтшинны хәзерге Татарстанның архитекторы дип атыйлар. 90нчы еллардан соң "Татарстан моделе" формалашу дигәндә, аның исеме беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев исеме белән янәшә яңгырый. Ул чордан безнең көннәргә кадәр күреп тордык - Фәрит Мөхәммәтшин чорында Дәүләт Советы формаль закон чыгару урыны гына түгел иде. Монда ут ягып бәхәсләшкән сессияләр дә, микрофоннарны сүндерүгә барып җиткән утырышлар да, хәтта байкот игълан итеп, эшкә килми калган депутатлар да булды. Шушы залда кабул ителгән законнар федераль көн кадагына чыкты, ил күләмендә үзгәрешләр таләп итте.

Фәрит Мөхәммәтшин шәхесен Рүзәл Шәрипов тарихи еллар аша тасвирлар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар