Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Татарстан Рәисенең Мисырга эшлекле сәфәре башланды

Бүген Татарстан Рәисенең Мисырга эшлекле сәфәре башланды

https://tnv.ru

13 Апрель 2026, 16:56

13

0

Бүген Татарстан Рәисенең Мисырга эшлекле сәфәре башланды

Бүген Татарстан Рәисенең Мисырга эшлекле сәфәре башланды. Рөстәм Миңнехановны Каһирә аэропортында сәнәгать министры Халид Хашем Махер белән Россия илчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Юрий Матвеев каршы алды. 

Рәис төрле объектларда булып, эшлекле очрашулар уздырырга җыена. Әлеге сәфәр хезмәттәшлекне арттыруга этәргеч бирергә тиеш, ди ул. Рөстәм Миңнеханов бүген Каһирәдәге КФУ филиалында булды. Ул моннан 3 ел элек ачылган. Биредә теш табиблары, фармацевтлар, терапевтларны әзерлиләр. 

Сәнәгать министры белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов Мисырны искиткеч бай тарихлы уникаль дәүләт дип атый. Һәм ике ил арасында хезмәттәшлек юнәлешләрен билгели.   

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар