Онлайн трансляция

Свернуть

"Бердәм Россия" ЛХРга 165 тонна гуманитар йөк җибәрде

"Бердәм Россия" ЛХРга 165 тонна гуманитар йөк җибәрде

https://tnv.ru

27 Апрель 2026, 10:40

5

0

"Бердәм Россия" ЛХРга 165 тонна гуманитар йөк җибәрде
"Бердәм Россия" ЛХРга 165 тонна гуманитар йөк җибәрде. Бу хакта партиянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Йөк составына төзелеш материаллары, балалар өчен товарлар, вакытлыча урнаштыру пунктлары өчен кием-салым, шулай ук хастаханәләр, госпитальләр һәм хәрбиләр өчен эчә торган су кергән.

Ярдәм күрсәтүгә Түбән Кама, Минзәлә, Әлки, Теләче һәм Биектау районнары, республиканың эре предприятиеләре һәм оешмалары, шулай ук депутатлар кушылган.

Моннан тыш, мәктәп укучылары һәм студентлардан якынча 3 мең хат та җибәрелгән.

Фото: tatarstan.er.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар