https://tnv.ru
14 Май 2026, 13:13
12
0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән Казан Кремлендә очрашты. Гурбангулы Бердымөхәммәдов «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» 17 нче халыкара икътисадый форумы кысаларында Төрекмәнстан делегациясен җитәкли, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов аны KazanForum чараларында мәртәбәле кунак сыйфатында катнашканы, Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул быел Төрекмәнстан зур делегация җибәрүен, Kazan Halal Market ярминкәсендә иң зур стендларның берсе Төрекмәнстанныкы булуын һәм илнең форум кырларында зур күргәзмә экспозициясе әзерләвен ассызыклады.
Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казанга чакырганнары өчен рәхмәт белдерде, Төрекмәнстан Президенты исеменнән теләкләрен җиткерде һәм KazanForum ның елдан‑ел халыкара аренада абруе артуын билгеләп үтте. Ул Казанның быел ислам дөньясының мәдәни башкаласы булуы уңаеннан котлады.
Фото: ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Бүлешергә
Комментарии 0