https://tnv.ru
26 Сентябрь 2019, 11:41
280
0
Рөстәм Миңнеханов республика үсешен нидә күрә? Залда булганнарның кайсысын бастырырга туры килә?
Бүген Татарстан Президенты Дәүләт Советының яңа чакырылышына тәүге еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Көннең төп вакыйгасы - Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында уза. Юлламаны залда депутатлар, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, район башлыклары, предприятие җитәкчеләре, иҗат әһелләре - 700 гә якын кеше тыңлый. Телевидение, радио һәм интернетта оештырылган трансляция аша бөтен татарстанлы ишетә алды. Махсус һәм очраклы гына чакырылмаган кунаклар да бар иде. Рөстәм Миңнеханов республика үсешен нидә күрә? Залда булганнарның кайсысын бастырырга туры килә? Юлламаны Гөлназ Сәйфетдинова да тыңлады.
Бүлешергә
Комментарии 0