https://tnv.ru
17 Июнь 2026, 09:34
8
0

Татарстан - Россия АСЕАН саммиты шаукымында яши башлады. Кичә көн дәвамында Казанда кунакларны кабул итәләр.
Башкалага - Вьетнам Премьер-министры, АСЕАН берлегенең генераль сәркатибе, Мьянма берлеге республикасы Президентының махсус вәкиле, Индонезиянең тышкы эшләр министры килде. Казан халыкарара аэропортында кунакларны мактаулы каравыл белән каршылыйлар.
Барлыгы 15 илдән делегация булачак. Шул исәптән, Беларусия Президенты һәм Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы генераль сәркатибен көтәләр. Эшлекле программа иртәгә башлана. Ул 3 көн барачак. Беренче кунаклар, тәүге тәэсирләр турында - Гөлназ Сәйфетдинова сөйли.

Бүлешергә
Комментарии 0