https://tnv.ru
17 Июнь 2026, 16:44
123
0

Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим Казанда Россия — АСЕАН эшлекле форумын ачу тантанасында Габдулла Тукайның сүзләрен мисал итеп китергән. Ул бөек татар шагыйренең чын бәхетне халыкка хезмәт итүдә генә табып була дигән сүзләрен искә төшерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Малайзия Хөкүмәте башлыгы Россия Президенты Владимир Путинга чакыруы өчен, ә Татарстан җитәкчелегенә кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде. Ул форумда катнашучыларны эшлекле мәсьәләләрне хәл итәргә генә түгел, ә шагыйрь әйткән идеяләр белән уртаклашырга да чакырды.
Әнвәр Ибраһим шулай ук ассызыклаганча, АСЕАН Көнчыгыш белән дә, Көнбатыш белән дә тигез хокуклы мөнәсәбәтләргә омтыла. Бу сәүдәне үстерергә, ике яклы элемтәләрне ныгытырга һәм региональ хезмәттәшлекне киңәйтергә мөмкинлек бирә.
Фото: Егор Алеев, ТАСС

Бүлешергә
Комментарии 0