Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Россия – АСЕАН саммитының беренче утырышы башланды

Казанда Россия – АСЕАН саммитының беренче утырышы башланды

https://tnv.ru

18 Июнь 2026, 11:10

17

0

Казанда Россия – АСЕАН саммитының беренче утырышы башланды
Татарстан башкаласында, «Казан Экспо» мәйданчыгында, Россия – АСЕАН саммитының беренче утырышы башланды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Ачык өлештә Россия Президенты Владимир Путин белән Филиппин Президенты Фердинанд Маркос-кеченең саммитның рәистәшләре буларак чыгыш ясаулары көтелә. Башка делегация җитәкчеләренең чыгышлары һәм фикер алышу ябык форматта узачак.

Очрашуда катнашучылар халыкара һәм төбәк көнүзәгендәге актуаль мәсьәләләрне караячак. Моннан тыш, Россия белән АСЕАН арасындагы стратегик партнерлыкның төп нәтиҗәләре турында сүз барачак, шулай ук сәясәт һәм иминлек, сәүдә һәм инвестицияләр, гуманитар хезмәттәшлек өлкәләрендә яңа бурычлар билгеләнәчәк.

Саммит нәтиҗәләре буенча дүрт документка кул кую планлаштырыла. Алар арасында Казан декларациясе дә бар.

Фото: Вячеслав Викторов / photo.roscongress.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар