https://tnv.ru
04 Август 2026, 13:58
62
0
Бүгеннән Татарстан халкы «Мобиль сайлаучы» сервисы ярдәмендә тору урыны буенча тавыш бирү өчен гариза тапшыра ала.
Әлеге сервис теркәлү урыны буенча түгел, ә ил эчендә теләсә кайсы уңайлы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бирә. Бу бигрәк тә сайлау көннәрендә командировкада яки ялда булачак кешеләр өчен уңайлы.
Гаризалар 14 сентябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында, күпфункцияле үзәкләрдә яки территориаль сайлау комиссияләрендә кабул ителә. 9 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр участок комиссияләре дә кушылачак.
Искәртеп узабыз, тавыш бирү 18, 19 һәм 20 сентябрьдә иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр узачак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0