Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы коллективы белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы коллективы белән очрашты

https://tnv.ru

03 Сентябрь 2026, 11:10

18

0

Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы коллективы белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Горбунов исемендәге Казан авиация заводының хезмәт коллективы белән очрашты. Чара Механик эшкәртү үзәгендә узган.

Заводның яшь белгечләре Рөстәм Миңнехановка мәгариф проектларына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерә. Алар Казан авиация-техника көллиятендә читтән торып уку бүлегендә бюджет урыннары ачуга ярдәм итүне сорады. Татарстан Рәисе әлеге мәсьәләне эшләп бетерергә кушты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, катлаулы чорларда заводны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән саклап калып булган.

«Хәзер бу — дөнья дәрәҗәсендәге җитештерү. Ил башлыгы Владимир Путин заводыбызны үз контролендә тота. Ерак авиация турында сүз башлангач, ул Ту-160 самолетын торгызу турында карар кабул итте. Без хәзер бөтенләй яңа җитештерү төзибез», — дип ассызыклады Миңнеханов.

Планнарда — заманча самолетлар җитештерүне булдыру.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар