Онлайн трансляция

Свернуть

Кондратьев: Тавыш бирү тыныч бара, барысы да штат режимында

Кондратьев: Тавыш бирү тыныч бара, барысы да штат режимында

https://tnv.ru

18 Сентябрь 2026, 13:35

10

0

Кондратьев: Тавыш бирү тыныч бара, барысы да штат режимында
Татарстанда РФ Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлау буенча өч көнлек тавыш бирү бара. Республика буенча сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00-20:00 сәгатькә кадәр эшли.

«Барысы да әзер, эшкәртелгән, бөтен җирдә процесс үз көчендә. Тавыш бирү тыныч бара, барысы да штат режимында. Бүгенгә сайлау участоклары ачылганда, ниндидер гадәттән тыш хәлләр, шикаятьләр теркәлмәде», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев "Татар-информ"да мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат очрашуында.

Ул сайлаучыларның тавыш бирү өчен берничә мөмкинлеге булуын билгеләп үтте. Беренчесе – теркәлгән яшәү урыны буенча. Икенчесе – өйдә тавыш бирү, әгәр дә сәламәтлеккә бәйле рәвештә, инвалидлык, мохтаҗ кешеләрне карау зарурлыгы яки сайлау участогына килергә мөмкинлеге булмаган башка җитди сәбәпләр булган очракта.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар