https://tnv.ru
19 Сентябрь 2026, 08:05

Бүген Россиядә, шул исәптән Татарстанда, тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның икенче көне башланды. Республикада 2700дән артык даими һәм 42 вакытлы сайлау участогы эшли.
«Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары буенча, 18 сентябрьдә 20:00гә Татарстанда сайлаучыларның 36,8 проценты тавыш биргән. Быел республикада 40 меңгә якын яшь кеше сайлауда беренче тапкыр катнаша.
Иртәгә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек республикакүләм «Всей семьей на выборы» телемарафоны эфирга чыгачак.
Исегезгә төшерәбез, #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотоконкурсы 18–20 сентябрьдә уза. Татарстанның һәр гаиләсе 18 сентябрьдә 08:00дән 20 сентябрьдә 20:00гә кадәр фотосурәт урнаштырып, өч Sollers ST8 автомобиле яки 33 iPhone 17 смартфонының берсен ота ала.
Шул ук акция кысаларындагы фотоконкурста беренче Sollers ST8 автомобиле иясе дә билгеле булды — аны Гөлфия Абдуллова отты.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0