Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирүнең соңгы көне башланды

Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирүнең соңгы көне башланды

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2026, 08:29

Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирүнең соңгы көне башланды
Бүген Россия Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлауда тавыш бирүнең соңгы көне. Татарстанда 2742 сайлау участогы ачылды.

Республикада 2,9 миллионнан артык кешенең тавыш бирү хокукы бар. Өч көнлек сайлау барышын якынча 14 мең күзәтүче контрольдә тота. Тавыш бирү 20 сентябрьдә 20:00гә кадәр дәвам итә.

Дәүләт Думасы депутатларын сайлау белән беррәттән, Татарстанда 50нче Биектау бермандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау уза. Республикадагы 40 районда җирле үзидарә органнарының вәкиллекле органнары депутатларын да сайлыйлар.

«Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары буенча, 19 сентябрьдә 20:00гә Татарстанда сайлаучыларның 57,8 проценты тавыш биргән. Россия буенча 18:30га сайлаучылар активлыгы 40 процентка җиткән.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар