Онлайн трансляция

Свернуть

Тимур Какохо: Татарстанда сайлау барышы җәмәгать күзәтүчеләре тарафыннан контрольдә тотыла

Тимур Какохо: Татарстанда сайлау барышы җәмәгать күзәтүчеләре тарафыннан контрольдә тотыла

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2026, 11:16

Тимур Какохо: Татарстанда сайлау барышы җәмәгать күзәтүчеләре тарафыннан контрольдә тотыла
Татарстан Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе Тимур Какохо ТНВ каналындагы «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны эфирында сайлау барышын күзәтү турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, җәмәгать күзәтүчеләре тавыш бирү башланганчы ук эшкә керешкән. Республикада сайлау участокларындагы хәлне якынча 900 видеокамера тәүлек әйләнәсе күзәтә.

Белгечләр шулай ук мәгълүмат киңлеген мониторинглый, ялган материалларны һәм дипфейкларны ачыклый. Какохо билгеләп үткәнчә, кайбер видеолар элекке сайлау кампанияләреннән алынган һәм хәзерге тавыш бирүгә бернинди дә катнашы юк. Иҗтимагый күзәтүчеләр мондый материалларны тикшереп, халыкка сайлау барышы турында тулы мәгълүмат бирә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар