https://tnv.ru
20 Сентябрь 2026, 13:49
13
0
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ТНВ каналындагы республикакүләм «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны эфирында республикада тавыш бирү барышы турында сөйләде.
«Тавыш бирү актив бара. Без монда, студиягә, сайлау участокларыннан килеп кердек. Анда кешеләр бер-берсенә ачык йөз белән аралаша, комиссияләр штат режимында эшли. Бүген көннең беренче яртысында сайлаучылар актив тавыш бирә», — дип ассызыклады Кондратьев.
Аның сүзләренчә, күп кенә республика халкы сайлауга туганнары белән бергә килә. Ул билгеләп үткәнчә, яшь буын өлкәннәрдән үрнәк ала, шуның аркасында сайлауларда гаилә белән катнашу традициясе дәвам итә.
«Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларына караганда, 20 сентябрьдә 12:00 сәгатькә Татарстанда сайлаучыларның гомуми санының 64,5 проценты тавыш биргән. Участоклар 20:00 сәгатькә кадәр ачык булачак.
Бүген "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында 14 сәгатьлек "Гаилә белән сайлыйбыз" телемарафоны бара. Ул 08:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итә! Кушылыгыз.

Бүлешергә
Комментарии 0