Онлайн трансляция

Свернуть

Илшат Әминев: Миңнехановның юлламасы үсешнең яңа юнәлешләрен билгеләячәк

Илшат Әминев: Миңнехановның юлламасы үсешнең яңа юнәлешләрен билгеләячәк

https://tnv.ru

28 Сентябрь 2026, 10:24

7

0

Илшат Әминев: Миңнехановның юлламасы үсешнең яңа юнәлешләрен билгеләячәк
«ТНВ» генераль директоры Илшат Әминев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы республика үсешенең яңа юнәлешләрен билгеләячәген әйтте.

«Татарстан Рәисенең юлламасын һәрвакыт бер нәрсә аерып тора — ул исән калу турында түгел, ә һәрвакыт үсеш турында. Бу бик мөһим, чөнки зур авырлыкларга карамастан, Татарстан еллар дәвамында барлык юнәлешләрдә — икътисадта, социаль өлкәдә, тел һәм мәдәният өлкәләрендә — ышанычлы һәм актив үсеш алды», — диде Илшат Әминев.

Ул Татарстан өчен ирешелгән нәтиҗәләрне саклап калу гына түгел, алга таба үсеш һәм халык өчен уңайлы тормыш шартлары тудыру да мөһим булуын ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның VII чакырылыш ТР Дәүләт Советына еллык юлламасын «ТНВ» телеканалы күрсәтә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар