https://tnv.ru
05 Октябрь 2026, 13:31
7
0
Рөстәм Миңнеханов 2027нче елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте. Без елларны аерым темага багышлауга күнектек инде. Цифрлаштыру елы булды, фәнни-технологик үсеш елын да уздык, Ватанны саклаучыларга, туган телләргә, милли мәдәниятләргә дә игътибарны арттырган чорлар бар иде.
Бу юлы исә, Республика Рәисе беренче тапкыр шәхескә багышланган ел билгеләде. Татарстанның яңа тарихында хәлиткеч сәяси роль уйнаган Минтимер Шәймиевны үзәккә куйды. Юллама Республиканың бер елга үсешен билгели торган документ, ә бу үсеш һаман да моннан 30 ел элек Минтимер Шәймиев салган нык нигезгә таянып дәвам итә. Аның исемендәге ел шуны ассызыклый.
Юллама укылган залда Шәймиев мәктәбен узучылар күпчелек булгандыр. Алар бу карарны алкышлар бн кабул итте. ТНВ фондында Беренче Президент белән бәйле гаять бай архив саклана. Минтимер Шәрип улының халкы өчен әһәмиятле карарлары һәм халыкчан фикерләре безнең алдагы репортажда булачак.

Бүлешергә
Комментарии 0