Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Татарстан әләме турында законга үзгәрешләр кертте

Рөстәм Миңнеханов Татарстан әләме турында законга үзгәрешләр кертте

https://tnv.ru

07 Октябрь 2026, 15:42

237

0

Рөстәм Миңнеханов Татарстан әләме турында законга үзгәрешләр кертте
Татарстанның дәүләт һәм муниципаль милкендәге спорт корылмаларында, шулай ук барлык мәгариф оешмалары биналарында республика әләме урнаштыру мәҗбүри булачак. «Татарстан Республикасының дәүләт символлары турында» законга тиешле үзгәрешләр кертелде. Документны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Әләмне яшьләр сәясәте өлкәсендәге дәүләт һәм муниципаль оешмаларда даими урнаштырачаклар яки аларның территорияләренә куячаклар.

Моннан тыш, мәгариф оешмалары һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә уздырылган күмәк чаралар вакытында да әләм күтәреләчәк яки урнаштырылачак. Бу таләп рәсми физкультура чараларына һәм спорт ярышларына да кагыла.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар